Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Зеленодольск муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район хакында
Шәһәр һәм район тарихы
Зеленодольск муниципаль район Башлыгы, Зеленодольск Мэры
Җирле үзидәрә органнары
Шәһәр һәм авыл җирлекләре
Гомуми информация
Вакансияләр
Район тормышы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр / Административ регламентлар
Бюджет
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Коррупциягә каршы көрәшү
Мәгариф һәм мәдәният
Территориаль сайлау комиссияләре
Икътисад
Инфраструктура
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Зеленодольск муниципаль район эшчәнлеген тәртипкә салучы документлар
Планнар һәм программалар
Территориаль планлаштыру документлары
Административ регламент
Хисаплар
Авыл җирлекләренең норматив документлары
Матбугат хезмәте
Яңалыклар
Информацион белдерүләр
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чаралары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Документлар әйләнеше һәм граҗданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет-кабул итү
Капма-каршы элемтә
Телефоннар
Сайт таянычы
Муниципаль районнар
Зеленодольск муниципаль районы
Игелек кылу атнасына кушыл
2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Игелекне санап эшләмиләр. Тик шулай да, әйләнә-тирәбездә яхшы эшләрне арттыру кирәк.
Әлеге максаттан республикабызда быелгы 20-27 апрель аралыгы рәсми рәвештә “Игелек кылу атнасы” дип игълан ителгән. Аны башкача #ДобрыйТатарстан – игелекле эшләр эстафетасы, дип тә атыйлар.
Чараларны Хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә Татарстанның Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәге үткәрә. Акциянең хәтта үз девизы да бар. Анда катнашучылар “Эшлә. Өйрән. Бүлеш. Үзгәр” дигән шигарь белән яхшылык кыла.
Шунысы кызык: игелекле эшләр эстафетасының һәр көне үз исеменә ия. Мәсәлән, “Игелек кылу башлангычы”нда флешмоб, иреклеләр акцияләре ярдәмендә эстафетага старт бирелсә, кичәге “Дуслык көне”ндә төрле халыклар арасында дуслык, тынычлык, татулыкны популярлаштыру буенча чаралар узачак. Бүгенге көннең исеме – “Георгий тасмасы”. Аның дәавамында Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашындагы чаралар, хәйрия концертын уздыру, олы яшьтәгеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм күрсәтү оештырылачак. Чаралар хәтта ветераннар госпиталендә, алар өчен оештырылган махсус палаталарда да үтәчәк.
23 апрель көне “Яхшы сүз көне” дип атала. Исеменнән үк аңлашылганча, монда приют, балалар, картлар, инвалидлар йортларына, аз керемле гаиләләргә тапшырыр өчен китаплар җыячаклар. 24е исә “Игелекле хезмәт күрсәтү” көне булачак. Анда бер-берең белән төрле хезмәт күрсәтү белән алмашыначаклар. Мәсәлән, репититорлык хезмәте күрсәтүне балаларны карап торуга алмашынып булачак. Болар барысы да – бушлай.
Бу ялларда “Игелекле ярминкә”, “Игелекле ишегалды”, “Һәйкәлгә – юл”, “Минем гаиләм. Игелекле фото” кебек чаралар көтелә. Акциянең соңгы көнендә “Җиңү хаты” акциясе башланып китәчәк. Моннан тыш, игелек кылу эстафетасы вакытында “Игелекле марш” иреклеләр акциясен уздыру планлаштырыла.
Яшел Узен газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
июнь, 2026 ел
Консультация-4 июньдә 23 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең ешлыгы турында кисәтү. 2026 елның 5 июне
2026 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - көндез яшенле яңгыр, җилнең тизлеге 15-17 м/с, локаль боз.
Яшел Үзәнлеләрне тимер юл кичүләрендә куркынычсызлык турында кисәтәләр
2026 елның 19 апреленә Горький инфраструктура дирекциясенең тимер юл кичүләрендә 9 юл-транспорт һәлакәте (алга таба – юл – транспорт һәлакәте) булган, алар нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күргән, шуларның икесе-һәлак булган. Шул ук вакытта юл-транспорт һәлакәтләре саны узган ел дәрәҗәсенә карата 4 тапкырдан артыкка (9/2) арткан.
Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында "М-7 2.0" индустриаль паркының җитештерү мәйданчыгында булды һәм Татарстан бизнес-бергәлеге вәкилләре белән очрашты
Чара башланыр алдыннан Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы, Хөкүмәт әгъзалары белән берлектә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев озатуында «М-7 2.0»да эшчәнлек алып баручы берничә компаниядә булдылар.:
Андрей Егоров: "Прогресс бар!»
Бүген Яшел Үзәндә ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм Комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз