Колониягә наркотик матдә кертмәкче булганнар

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
5нче төзәтү колониясенә наркотик матдә кертелү турында хәбәр алу белән Яшел Үзән наркополицейскийлары вакыйга урынына тикшерүгә чыга.
Колония территориясенә кертелгән төзелеш материаллары арасында алар алты төргәк 600 граммнан артык гашиш, составында көчле матдә булган 32 грамм тирәсендә 264 төймә, составында 11 грамм тирәсендә наркотик һәм амфетамин кушылмасы булган 23 төймә табып ала.
Болар буенча наркоконтрольнең тикшерү хезмәте ике маддә буенча җинаять эше кузгата.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International