Сугыш ветераннарының сәламәтлеге сагында

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсендә Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары өчен 3нче терапия бүлеге менә инде биш елдан бирлек игелекле хезмәт күрсәтә.
Ачылган көннән бирле биредә 3500 кеше үзенең сәламәтлеген ныгытып чыкты. Узган ел 780 кеше дәваланса, 2015 елның 1 кварталында – 200 кеше. Бүлек республиканың сәламәтлек саклау дәүләт стационар учреждениеләре арасында “Сугыш ветераннары өчен иң яхшы палата” республика конкурсында катнашып, диплом белән бүләкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International