Яшел Үзәндә ветераннар өчен Коръән мәҗлесе

2015 елның 27 апреле, дүшәмбе
Бу атнаның җомгасында Мирный бистәсендәге «Тынычлык» мәчетендә Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган зур Коръән мәҗлесе үткәрелә.
Әлеге күркәм мәҗлескә шәһәрдә яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары (ир-атлар да, хатын-кызлар да) кунак итеп чакырыла. Ул көндезге уникедә башлана. Анда сугыш кырында ятып калган солдатлар истәлегенә догалар кылыначак, хикмәтле вәгазьләр сөйләнәчәк, Коръән укылачак, мул бәйрәм табыны артында сыйланып алырга мөмкин булачак. Хөрмәтле ветераннар рәхим итсеннәр
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International