Яшел Үзәндә 1 май көнне фонтаннар эшли башлаячак

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе
1 май – Тынычлык һәм хезмәт бәйрәмендә «Җиңү фонтаны» акциясе оештырыла. Бу көнне шәһәрдәге барлык дүрт фонтан да эшли башлаячак.

Су челтерәгән тавышта безнең ветераннарыбыз яраткан җырлар яңгыраячак.
Бу көнне шулай ук Тарихи-мәдәни мирас музеенда «Алар илебез өчен көрәште» исемле экспозиция ачылачак. Анда Җиңүгә өлеш керткән яшел үзәнлеләр хакында сөйләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International