Бөек Ватан сугышы – саннарда

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышында 34 млн 400 мең кеше катнашкан. Яшел Үзән районыннан мобилизация­ләнгән 34679 кешенең 16984е генә сугыштан әйләнеп кайтты.
Сугыш чорында ил күләмендә хәрби хезмәткә 420235 хатын-кыз чакырыла, шуларның 10 меңнән артыгы – Татарстаннан.
Тыл хезмәтчәннәре барлык көчләрен фронтны корал, азык-төлек белән тәэмин итүгә юнәлтте. Миллионлаган тонна ашлык, сөт, бәрәңге, яшелчә; 600дән артык төрдә корал; бик күп кием-салым даими озатылып торды. Илдә җитештерелгән һәр 6нчы самолет – безнең республикадан. Яшел Үзән шәһәренең Горький исемендәге заводы гына да барлыгы 162 судно, 4 млн 221 мең снаряд, 2776 пулемет, 2700 авиабомба корпусы һ.б озатты. Районыбыз фронтка 4000 матур әдәбият, 13 мең тәмәке янчыгы, 8500 посылка җибәрде. Серго исемендәге завод 1 млн 500 мең снаряд җитештерде.
30 меңгә якын эмигрантны районыбыз үзенә сыендырды. Татарстан буйлап ачылган 59 гос­питальның берсе Яшел Үзәндә эшли. Комсомоллар көче белән 2 млн 200 мең сум акча җыела. «Яшел Үзән комсомолы» дип язылган самолет 1942 елның августында очарга әзер була. Шәһәребез халкы броняланган, тулысынча коралландырылган 2 корабль төзү өчен акча бирә. 125 эшче, 15 инженер- техник Сталинградны торгызуга җибәрелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International