POZISлылар үз батырларын олылый белә

2015 елның 11 мае, дүшәмбе
Серго исемендәге заводның Сугыш һәм Хезмәт Даны Мемориалына веноклар кую тантанасы булды.

Бу чарага хөрмәтле кунаклар итеп заводта эшләгән сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Алар белән бергә завод директоры Радик Хәсәнов һәм оешманың алдынгы хезмәткәрләре дә тирән ихтирамнарын белгертеп, истәлекле урынга веноклар һәм чәчәк бәйләмнәрен куйдылар. Бу тантанадан соң заводның яңартылган Дан Галереясен ачтылар, бик матур бәйрәм концерты күрсәттеләр. Тулырак язма газетабызның алдынгы саннарының берсендә чыгачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International