Дүрт айда 18 мең бала туган

2015 елның 28 мае, пәнҗешәмбе
Татарстанда быелның беренче дүрт аенда 18072 сабый: 9236 ир һәм 8836 кыз бала дөньяга килгән. Шушы вакыт эчендә 165 гаиләдә игезәк балалар туган.
Соңгы елларда гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы булып туган балалар саны артуы күзәтелә икән. Дүрт айда туган балаларның 7672се – гаиләдә беренче, 7568е – икенче, 2177 – өченче һәм 655е – дүртенче һәм аннан соңгы балалар.
Быелның дүрт аенда Татарстанда 16190 кешенең үлеме теркәлгән, 6940 пар рәсми рәвештә гаилә корган, 4266 гаилә таркалган. Һәр өченче аерылышу очрагында гаилә корганга 5 елдан да азрак вакыт узган була икән. 80 % очракта гаиләләрнең таркалуы суд карары нигезендә теркәлә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International