Бер документ бетерелә

2015 елның 29 мае, җомга
2015 елның 1 июненнән пенсиягә чыгучыларга пенсия кенәгәсе бирелми башлый.

Бу яңалык документлар әйләнешенең үсеше белән бәйләп аңлатыла. Җирле бүлекләр пенсия билгеләү турындагы барлык мәгълүматларны Пенсия фондына электрон рәвештә җибәрә. Бердәй базага керү мөмкинлеге барлык идарә тармакларында да булдырылган. «Шуңа да кәгазь таныклыкларның кирәге калмая­чак. Моңа кадәр бирелгән танык­лыклар – гамәлдә, – ди РПФ идарәсе начальнигы Ольга Корсакова. – Пенсия турында белешмә кирәк кешеләр аны безнең идарәдә клиентлар хезмәте белгеченнән ала ала».
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International