Мәчет лагерьга чакыра

2015 елның 29 мае, җомга
1 июньнән Казан шәһәренең Болгар мәчетендә мөселман балалары өчен лагерь ачыла. Әлеге лагерь 1-10 июнь көннәрендә эшләячәк.

Мәчеттәге җәйге лагерьга 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызларны җыялар. Балаларга тәрбия-әхлак дәресләрен укыту, аларны динебезнең күркәмлеге белән таныштыру каралган, әлбәттә инде, мавыктыргыч уеннар, чаралар оештыру күз алдында тотыла. Әлеге түләүсез мөселман лагеренда балаларны ашату да оештырылган, ди Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International