Минфин ташламалы ипотеканы субсидияләштерүне туктата

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Хөкүмәт ташламалы торак ипотекасы буенча  процент ставкаларын субсидияләштерүне  дәвам итәргә җыенмый.  Бу турыда журналистларга  РФ финанс министры урынбасары  Алексей Моисеев белдерде.  Шулай булса да хөкүмәт девелопер секторына ярдәм  итүнең  башка чараларын  эзли. Министрлар Кабинеты 2015 елда  беренчел торак сатып алганда  ипотека кредитлары буенча процентларны субсидияләштерү өчен Россия банкларына 20 миллиард  сум  бүлеп бирүне планлаштырган иде. Бу  еллык ставкаларның 12 проценттан арттырмау  өчен эшләнде.

Бу Россия банклары  400 миилиард  сумлык ипотека кредитлары бирү өчен дә  эшләнде. Соңрак хөкүмәт ташламалы ипотека  программасын тагын да киңәйтеп, кредитлар өчен 700 миллиардка кадәр  акча бүлеп биргән иде. Әлеге программа 2015 елның 1 мартыннан 2016 елның 1 апреленә кадәр эшли.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International