Кырымга ял 15-20%ка арткан

2016 елның 23 гыйнвары, шимбә

Җәен Кырымга ял итәргә барырга тәкъдим итүче туроператорларга бәя инде 15-20%ка арткан, сезон башына бу үсеш 30% булырга мөмкин, дип яза “Коммерсант”.

Россиянең туроператорлар ассоциациясе хәбәр иткәнчә, узган җәйге сезон нәтиҗәләре буенча Кырым Краснодар төбәге алдында бәя буенча өстенлеген югалткан иде. Уртача ял итү бәясе тәүлегенә бер кешегә, Сочи шәһәрендәге кебек,  2500 сумга төшә иде.

Кырымда ял итү өчен бәя арту безнең илдә ял итәргә теләүчеләр саны арту белән бәйле. Моннан тыш Кырым җитәкчелеге Төркия һәм Мисырга бара алмаучы туристлар да бирегә килер дип ышана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International