Бүген күпләрнең авызында бер сүз: грипп! Яшел Үзәндә хәлләр ничегрәк тора соң?

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Яшел Үзән үзәк дәваханәсенең эпидемиология бүлеге мөдире Юлия Нестерова сүзләренә караганда, узган атнада безнең районда грипп диагнозы ачыкланмаган. ОРВИ белән авыручылар да эпедимик чиктән артмаган.

Медиклар әйтүенчә, грипп диагнозын һәрвакытта да төгәл куеп булмый, чөнки нәкъ менә гриппка охшаш авырулар да бик күп. Кеше грипп белән авырыйм дип уйлый, ә ул киресенчә, башка авыру булырга мөмкин.

Авырудан ничек сакланырга? Кеше күп йөри торган урыннарда, эшең төшмәсә, йөрмәскә, маска киеп сакланырга, аякны корыда тотарга кирәк. Инде авырып киткән очракта, табиб килгәнче, температураны төшерә торган дару эчәргә кирәк. Авырудан сакланыйк, дуслар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International