ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2025 ел
сишәмбе

3 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә.

Горький тимер юлы чикләрендә 2025 елның 8 аенда 5 юл-транспорт һәлакәте очрагы булган, нәтиҗәдә 4 кеше зыян күргән, берсе – үлем белән тәмамланган. Шул ук вакытта 2024 елда Горький тимер юлы кичүләрендә 13 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлгән, аларда 12 кеше зыян күргән, аларның 4 се һәлак булган.

2025 елның ун аенда Татарстан Росреестры өлешләп төзелештә катнашу буенча 16 595 килешү теркәгән, шул исәптән 9 245 - кредит акчаларын җәлеп итеп. Чагыштыру өчен, 2024 елның шул ук чорында бу күрсәткечләр 16 871 һәм 11 004 тәшкил иткән. Шул рәвешле, күчемсез милекнең беренчел базарында кредитлар кулланып килешүләр өлеше узган ел 65% тан агымдагы елда 55% ка кадәр кимеде.

Бәйрәм концертында Зеленодольск районы башлыгы Михаил Афанасьев булды.

2025 елның 11 декабрендә 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарындагы территориаль бүлеге эшмәкәрләргә һәм кече һәм урта бизнес вәкилләренә бушлай консультация ярдәме күрсәтү максатында «ачык ишекләр көне» үткәрә.


1
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Көн саен дөньяда җенси юл белән йога торган инфекцияләрнең (ИППП) 1 миллионнан артык очрагы була, аларның күбесе симптомсыз уза.

Татарстан Республикасы буенча 01.11.2025 елга диспансер исәбендә 15833 кеше тора. Соңгы 10 елда йоктыруның өстенлекле юлы – җенси юл (85%), төп яше-35-49 яшь( 57 %), шул ук вакытта ел саен 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшь категориясендә йоктыру очраклары саны арта(24%).

Салым салуның патент системасы (ПСН) буенча салым түләү срогы 2025 елның 29 декабренә җитә.

Татарстан Росреестры экспертлары гражданнарның күчемсез милек белән бәйле сорауларына җавап бирүләрен дәвам итәләр. Бүген белешәбез, никахка кадәр ипотекага алынган фатир теркәлгәннән соң уртак милек була аламы?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International