ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

Федераль салым хезмәте «Җәмәгать туклануы» тармак проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект контроль-касса техникасын кулланып теркәлгән керемне арттыруга һәм күләгә секторыннан җәмәгать туклануы предприятиеләрен чыгаруга юнәлтелгән. Проектны уздыру кысаларында җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү өлкәсендәге табышны яшерергә ярдәм итә торган сәбәпләр билгеләнәчәк һәм әлеге өлкәне агарту өчен юнәлдерелгән механизмнар эшләнәчәк.

Шәһәр халкы беренче тапкыр республика үзара салым программасында катнашу турында карар кабул итте. Инициативаны Зеленодольск мэры Михаил Афанасьев хуплады.

23 февральдән татарстанлылар социаль мәсьәләләргә кагылышлы сораулар белән  8-800-1-00000-1 номеры буенча бердәм контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала. Үзәк операторлары гражданнарга социаль ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләр, шул исәптән ана капиталына сертификат алу, бердәм пособие билгеләү, инвалидлыкны рәсмиләштерү яки шифаханәләргә юлламалар алу, бирелгән гаризаның статусын ачыклау һәм башка хезмәтләр буенча консультацияләр бирә.

«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен уздырыла торган «Сәмрух» Республика премиясен тапшыру тантанасы узды.


26
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Зеленодольск халкы “Май чабу” бәйрәмен  ике мәйданчыкта - “Авангард” стадионында һәм “Каенлык” паркында каршы алды. Иртәдән үк биредә сәүдә рәтләре, күңел ачу һәм концерт программалары, күңелле уеннар, шулай ук тематик фотозона эшләде, анда һәркем үзен кадрда коймак өчен "Эчлек" сыйфатында сынап карый алды. Кунаклар саны - якынча 30 мең кеше.


25
февраль, 2023 ел
шимбә

24
февраль, 2023 ел
җомга

"Сайлаулар - яшьләр - киләчәк" дигән китап-иллюстратив күргәзмәсендә укучыларга Татарстан һәм Зеленодольск тарихының әһәмиятле мизгелләрен искә төшерделәр, шулай ук сайлау хокукының төп нигезләмәләре буенча аларның белемнәрен тикшерделәр.

Спорт мәйданчыкларында компромиссыз ярышлар барышында ДББУ “Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге Васильево кадет интернат-мәктәбе” командасы бронза медаленә, МББУ Советлар Союзы Герое Николай Соболев исемендәге ЗМР 2 нче Васильево урта гомуми белем бирү мәктәбе” командасы көмеш медальгә һәм Васильево спорт мәктәбе спартакиада чемпионы булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International