ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2013 ел
сишәмбе
Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы узган брифингта яңа уку елына әзерлек турында сөйләштеләр. ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов мәктәпләргә капиаль ремонт ясау программасы  һәм “Үз мәктәбеңә булыш!” республика акциясе турында журналистларга тулы информация бирде.
2013 елның 11 июлендә 11дән 13 сәгатькә кадәр "Бердәм Россия" партиясенең Зеленодольск җирле бүлегендә 
 (адресы: Зеленодольск шәһәре, Норкин урамы, 3нче йорт) Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасы депутаты А. Н Хәйруллин ярдәмчесе халыкны кабул итә. 

7
июль, 2013 ел
якшәмбе
Зеленодольск  районы хуҗалыклары печәннең беренче катын чабып алу эшен төгәлләде. 3500 тонна печән, 32 мең тоннадан артык сенаж әзерләнгән, бу бер шартлы баш терлеккә 7,3 центнер дигән сүз.
2013 елның 8 июлендә Горький исемендәге мәдәният һәм халык иҗаты үзәгенең конференц-залында  Зеленодольск муниципаль районының предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре  белән уздырылачак киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

5
июль, 2013 ел
җомга
Зеленодол районында "Могҗизалар кыры"нда күп балалы 363 гаиләгә җир участоклары бүлеп бирелде. Зеленодол районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Мәхмүтов җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, хәзер межалау билгеләре куела һәм алар акт буенча хуҗаларга бирелә. 

4
июль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Зеленодол Универсиада уты уеннар башкаласы Казанга  китерелгәнче булган соңгы шәһәрләрнең берсе булды.Шәһәр стеласы янында Универсиада символын дистәләрчә зеленодоллы   көтеп тора иде инде.Көчле алкышлар астында утны саклаучы волонтерлар факелны кабызды һәм аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Егоровка тапшырды.  
3 июльдә ТР Премьер- министры  урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Зеленодол районының Олы Яке авылы янында урнашкан крестьян-фермерлык хуҗалыгы эше белән танышты. Министрны Зеленодол муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин  һәм КФХ җитәкчесе Илдар Ситдыйков озатып йөрде.

3
июль, 2013 ел
чәршәмбе
30-нче июнь көнне Мулла Илендә зур гына тантана үтте – яңа мәчет ачылды.
Яңа мәчет авылның икенче гыйбадәтханәсе – беренче мәчетләре бик борыңгы.

2
июль, 2013 ел
сишәмбе
Торак-коммуналь хезмәтләр бәяләре артты. Россиядә ЖКХ тарифлары үсте. Алар һәр төбәк өчен федераль хезмәт тарафыннан билгеләнде. Зеленодол районында тарифлар гомумән алганда 10,2% ка күтәрелде. 

29
июнь, 2013 ел
шимбә
Берләштерүнең төп сөбөбенең берсе - торак пунктлар территориясендә " Зөя төбәкара мультимодаль логистика үзөге" инвестиция проектын тормышка ашыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International