Яшел Үзәннән булган факел тотып баручылар тезмәсендә утызлап фамилиялар бар. Алар арасында Зеленодольск районы Башкарма комитетының җитәкчесе Александр Тыгин, чаңгыда узышу буенча спорт мастеры Андрей Ларьков, “Зеленодольск” ФК уенчысы Эдик Гатауллин, спорт ветераны Ирина Репьева, төрле спорт төрләрендә уңышларга ирешкән студентлар һәм спортсменнар булачак.
Татарстанда юл фаҗигаләренә эләгеп имгәнгән балалар саны кимеми, киресенчә артуга таба бара. Бу очракта Яшел Үзән дә искәрмә түгел. Агымдагы елның 4 аенда гына да район юлларында балалар катнашында 9 юл-транспорт фаҗигасе (ДТП) булып, 10 бала төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган