17нче гасыр башында елга буендагы урманнар арасында Сафоново авылы барлыкка килә, ул беренче күчеп килүче Сафон исеме белән атала. Авылның башка исеме дә була – Сумка , ул шулай ук аталган елга янында урнашкан. Шунысы игътибарга лаек, борынгы заманнарда авыл халкы халык санының артмавын күргән. Бу фактны алар авыл төзелгән җирдә бакыр рудасы очравы белән аңлаталар, алар фикеренчә,ул халык саны артуга комачаулый. Кешеләр терлек асрыйлар, умартачылык белән шөгыльләнәләр. Сафоново һәм аның тирәсендәге авыл кешеләре өчен төп керем чыганагы булып күмер яндыру тора. Зур чокырлар казылган, анда агачлар салынган, ут кабызылган, аннары чокырларга яхшы сыйфатлы күмер ясар өчен туфрак сипкәннәр, аны чыпталы капыкларга салып Казанга сатуга алып киткәннәр. Бу кәсепчелекне халык «кученка» дип атаган. Хәзерге вакытта да Сафоново авылы үзенең чиста чишмә суы һәм озын гомерле кешеләре белән дан тота. Шуларның берсе Гурьянова Антонина Ивановна күптән түгел үзенең 90 яшен билгеләп үтте. Аның әйтүенчә Сумка елгасында элек көймәләр йөргән. Язын, елга ярларыннан ташканда, аның буйлап агачлар төялгән баржалар йөргән.
1780нче елда Сумканың икенче ярында, Сафоново авылы каршында, Крылатка елгасы буендагы Рус Әйшәсеннән чыккан кешеләр яңа җирлек төзиләр. Башта исәптә 132 ир-ат һәм 176 хатын-кыз булган 56 ишегалды була.
Авыл җирлеге исеме кызыклы. Риваять буенча, рәхимсез хаким Тимерлан Болгар шәһәрен яулап ала, аның халкын юк итә. Шәһәр хакиме гаиләсе белән Хөкем пулатына кереп кача, аны бүрәнәләр белән әйләндереп ала һәм ут төртә. Хакимнең кызы Әйшәдән кала барысы да үлә. «Янмый торган патшабикә» турындагы сүзләр Тимерланга барып җитә, аның гүзәллеге һәм акылы белән сокланып, аның гомерен сакларга була һәм хәтта ирек тә бүләк итә. Патшабикә Казанга юл тота. Иске Казаннан ике чакрым ераклыкта ул үлә, ә аның исеме якындагы татар авылына күчә. Соңрак, Явыз Иван Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Татар Әйшәсе белән янәшә рус кешеләре булган Рус Әйшәсе авылы барлыкка килә , шуннан чыккан кешеләр безнең авылга нигез салалар. Бу исем үзе гарәп теленнән "яши торган" дип тәрҗемә ителә. Авылның үз тимерчесе, балта осталары була. Кешеләр урманны чистарталар, икмәк чәчәләр. 19нчы гасыр башында Әйшәдә кечкенә кирпеч заводы төзелә, ул хәзерге вакытта җирле үзидарә советы урнашкан урында була. Бу завод өчен чимал булып яхшы сыйфатлы җирле балчык тора. Аннан кирпеч ясыйлар, ул җирле ихтыяҗлар өчен кулланыла. Бу кирпечтән төзелгән иске сыер абзары әле дә саклана.
Әйшәдә дә, Сафоновода да үз мәктәпләре булмый. Халык белемсез була. 1875нче елда Ильинское авылында земство мәктәбенең таш бинасы төзелә. Әйшә һәм Сафоново балалары Ильинкага укырга баралар. 1910нчы елда Ильинск волостеның Әйшә авылында I баскыч Әйшә мәктәбе ачыла. Ул урманчы Суворовның буш йортында урнаша. Мәктәпнең үз бинасы булмый һәм ул өйдән өйгә күченә. Өлкәннәр сүзләренчә, ул вакытта Анна Спиридоновна һәм Феоктиста Ивановна укыталар. Мәктәп музеенда “Победа” колхозының элеккеге рәисе Зинин Петр Иванович документының күчермәсе бар, анда ул 1918нче елда Әйшә авылы мәктәбен тәмамлаган дип язылган.
Соңрак Сафоново авылында иң биек какулыкта мәктәп төзелә. Мәктәпнең бөтен әйләнәсе буенча, киртәләр урынына каеннар утыртыла. Бу каеннарның бер өлеше бүгенге көнгә кадәр үсә. Ләкин бу мәктәп озак тормый. 1937нче елда Әйшәдә башлангыч мәктәп бинасы төзелә. 1941нче елдан 1956нчы елга кадәр бу мәктәп белән Иванова Нонна Иван кызы җитәкчелек итә. Укучылары белән бергә ул матур бакча үстерә, шуның өчен Мәскәүдә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең алтын һәм көмеш медале белән бүләкләнә. Аннары 10 ел буена мәктәп белән Котова Анастасия Яковлевна җитәкчелек итә.
1967нче елда ТАССР хезмәт ияләре депутатларының Яшел Үзән район Советы башкарма комитеты карары белән Әйшә башлангыч мәктәбе сигез еллык мәктәп итеп үзгәртелә һәм аның директоры итеп Иванов Михаил Степанович билгеләнә, ул шунда ук яңа бина төзү мәсьәләсен куя, чөнки мәктәп шыгрым тулы була, дәресләр 2 сменада алып барыла. 1972нче елның февралендә Әйшә мәктәбе яңа бинага күченә һәм шул ук елның августында урта мәктәп итеп үзгәртелә.
"Яшелчәче» совхозы оешканнан соң яңа йортлар төзи башлыйлар, балалары белән эшчеләр күчеп килә. Мәктәптә укучылар саны җиде йөзгә якынлаша. 1978нче елда мәктәпнең икенче бинасы төзелә.
Соңгы яңарту: 2022 елның 14 декабре, 13:28