Оешу тарихы

Акъегет авылы якынча 1500 елда барлыкка килгән. Халык нигездә җир эшкәртү белән, шулай ук акъегетлеләр – итек басу, Бакырчыда һәм Юынчыда балта эшләре белән шөгыльләнгән.

Өч авылда да мәчет эшли.

2003 елга кадәр авыл җирлегендә “Акъегет” ширкәте һәм “Бакырчы” күмәк хуҗалыгы , 2003 елның мартыннан “Кызыл Шәрык-Агро” ачык акционерлык җәмгыяте эшли.
Акъегет авыл җирлеге туфрагы данлыклы шәхесләрне күп тудырган. Менә аларның кайберләре:

Заһидулла Шәфигуллин – меценат, 1898 елда ачылган беренче мәктәпне оештыручы.
Афзал Шамов – танылган татар язучысы
Әлмиев Хәйретдин – профессор, ветеринария фәннәре докторы
Саттаров Габделкаюм – татарлар арасыннан чыккан беренче диңгез капитаны
Әлмиев Усман – Татарстан Республикасының халык артисты, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры
Сәмитов Рәүф Шәйхи улы – полковник, озак еллар СССР Оборона министрлыгында эшләде
Сиражетдинова Динә – җырчы, артистка
Хисамова Мәрьям – курчак театры артисты
Әбүбакиров Гәрәй – шахтер, Социалистик Хезмәт Герое
Шәмсиев Гыйләҗетдин – озак еллар колхоз рәисе булып эшләде, Хезмәт Кызыл Байрагы, I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы , Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры
Әбүбакирова Фатыйма – сыер савучы, Хезмәт Кызыл Байрагы һәм Октябрь Революциясе орденнары кавалеры


Соңгы яңарту: 10 август 2013, 9:19

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования Яндекс.Метрика