Оешу тарихы

Большие Ключи авылына, чишмәләр күп булганга шулай дип атап, башка җирләрдән килеп төпләнгән руслар 1680 елларда нигез салган. Аларга кадәр биредә кара урман булган. Бүгенге көндә биредә һәм тирә-як җирләрдә чишмәләр бик күп. Табигате дә искиткеч матур: туган як урманнарга, матур күлләргә, елгаларга бик бай.

Авыл җирлегендә нигездә ике халык – руслар һәм татарлар бик матур, тату яши. 1995 елда чиркәү торгызылды, мәчет эшләп килә.

Авыл җирлегендә яшәүче халыкның тырышлыгына таң калырлык. Менә мәсәлән:

Халык хуҗалыгында зур уңышларга ирешкәне өчен бронза медаль белән бүләкләнүчеләр– Хөснетдинова Мөршидә Исмәгыйль кызы, Клинов Александр Александрович, Йосыпова М.Г.

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән Малыгин Александр Федрович, Генералова Анастасия Семеновна, Лавров Николай Павлович, Федорова Мария Семеновна бүләкләнде.

“Мактау Билгесе” ордены белән Кутурмина Нина Николаевна, Шихов Владимир Иванович бүләкләнде. Халык арасында зур казанышлары һәм Большие Ключи авылы үсешенә саллы өлеш керткәннәре өчен түбәндәге гражданнарга “Авылның мактаулы гражданы” исеме бирелде:

Лавров Николай Павлович – Татарстанның атказанган терлекчесе;
Гайсин Мидхәт Фазыл улы – элеккеге мәктәп директоры, бу вазифаны 22 ел башкарган;
Лексина Анна Павловна – балалар бакчасы мөдире;
Лексин Алексей Андреевич – авыл советы рәисенең элеккеге урынбасары;
Журин Александр Иванович – ветераннар Советының беренче рәисе, 30 ел Совет депутаты, туган якны өйрәнүче;
Малыгина Анна Федоровна – элеккеге совхозның баш хисапчысы;
Отлетаева Елена Степановна – элеккеге совхозның баш хисапчысы, ветераннар Советы рәисе.

Ивановское авылында Советлар Союзы Герое Волостнов Николай Дмитриевич туган. Бүген авылның үзәк урамы аның исемен йөртә.
 


Соңгы яңарту: 2022 елның 6 июне, 11:21

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International