Авыл җирлеге турында

Авыл җирлеге үзәге: Күгәй авылы

Оешу датасы: 1607 ел

 

Күгәй авыл җирлеге Зеленодольск районының көнбатыш өлешендә, Зеленодольск  шәһәреннән 75 км ераклыкта урнашкан. Төньяктан авыл җирлеге Түбән Ураспугу авыл җирлеге белән чиктәш, көнчыгыштан - Нурлат, Утяшка авыл җирлекләре, көньяктан - Рус Азель, Мамадыш-Акил авыл җирлекләре һәм Чувашия Республикасы, ә көнбатыштан Акзигит һәм Кугуш авыл җирлекләре белән чиктәш.

 

Авыл җирлеге территориясендә 786100000 кв.м мәйдан били, шуның 4385 гектарын ДУФ алып тора. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы 3149 га. Авыл җирлегендә барлыгы 474 кеше яши, шул исәптән: татарлар - 466 кеше, руслар - 6 кеше, чуашлар - 6 кеше, башка милләтләр - 14 кеше. Эшкә сәләтле халык - 132 кеше, пенсионерлар - 187 кеше, мәктәп укучылары - 40 кеше, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 15 кеше. Җирлектә Бөек Ватан сугышында катнашучылар - 0 кеше, 8 күп балалы гаилә, 11 ялгыз һәм картлар яши.

 

Авыл җирлеге буенча хосусый секторда барлыгы 17450 кв.м., торак фонды юк

Авыл юлларының озынлыгы - 8,5 км, асфальт өслек - 1,8км, вак таш, гравий - 2,095км, грунт - 4.605 км тәшкил итә.

Поселоклар арасындагы юлларның озынлыгы - 10,0 км

4 су башнясы бар

Авыл җирлеге буенча суүткәргечнең озынлыгы 7,1км тәшкил итә

Яктырылган урамнарның озынлыгы - 7,5 км

Халыкны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү 90 % тәшкил итә.

204 хуҗалык газлаштырылган

телефонлаштырылган йортлар саны - 110

Үзәкләштерелгән канализация юк

100% электр белән тәэмин итү.

 

Авыл җирлеге торак пунктлары исемлеге:

 

• Күгәй авылы (хуҗалыклар - 174 халык-400 кеше)

• Тавлино авылы (хуҗалыклар – 45, халык-71 кеше)

* Урман т. п. (хуҗалыклар - 12, халык - 3 кеше)

• Рус Ислам авылы (хуҗалыклар – 1, халык – 0 кеше)

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 28 марты, 15:30

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International