Оешу тарихы

Күгәй халык депутатлары авыл Советы 1930 елда оеша һәм ТАССРның Норлат районына карый.

1959 елда ТАССР Министрлар Советының эреләндерү турындагы карары нигезендә Күгәй авыл Советы Норлат авыл Советы белән берләштерелә.

1979 елда яңадан төзелә.

1995 елдан Күгәй авылы җирле үзидарә Советы.

2006 елдан Татарстан Республикасы Зеленодольск районы Күгәй авыл җирлеге.

Авыл җирлеге территориясендә дин иреге. 1994 елда Күгәйдә яңа мәчет салына. Күгәй авыл җирлегенең үзәге саналган Күгәй авылы якынча 16 гасырда авылга нигез салган Күгәй би истәлегенә шул исемне алган. Элек биредә 700 хуҗалык саналган.
Зурлыгы буенча икенче авыл – Тау Иле. Зөя өязенең иң борынгы авылларыннан берсе. Бу авылга бик бай Бохара үзбәге нигез салган. Иксез-чиксез байлыгы өчен аны Таганвер-баба дип йөрткәннәр ягъни сәяси һәм матди хакимият иясе. Элек авыл аның исеме белән аталган, соңыннан гына Тау Иле дип йөртелә башлаган.

Күгәй авыл җирлегенең тагын бер борынгы авылы – Рус Исламы. Элек биредә 200 хуҗалык исәпләнгән. Күпләп шәһәргә һәм башка урыннарга күчеп киткәч, биредә нибары бер хуҗалык калган.

Күгәй урман хуҗалыгына караган тагын бер торак пункт бар – Урман бистәсе. Күгәй авыл җирлегендә яшәүчеләр терлекчелек, умартачылык, үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Калайчылар да, кул осталары да, балта осталары да бар. Авыл җирлегендә “Күгәй”, “Тау Иле” күмәк хуҗалыклары, өч фермерлык хуҗалыклары эшли.


Соңгы яңарту: 2013 елның 5 сентябре, 17:12

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International