Шәһәр поселениесе үзәге: Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә
Оешу датасы: 1957 ел.
Бистә территориясе: 17403, 6 га.
Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә Зөя елгасы култыгыннан 12 километр өстәрәк, Идел елгасының уң як ярында елга, тимер юл һәм Түбән Новгород – Казан автомагистрале кисешкән урында урнашкан. Татарстан Республикасы башкаласы Казанга кадәр ара 65 км, район үзәге булган Яшел Үзән шәһәренә кадәр 1-3 км, өзелгән чылбырсыман территорияне били. Урта өлештә – тимер юл, Свияжск станциясе, аның тирәсендә производство предприятиеләре, сәүдә һәм мәдәният учреждениеләре урнашкан. Станциядән өч юнәлешкә: Мәскәүгә, Казанга, Ульянга юл китә. Республика һәм район үзәгенә электропоездлар белән барырга мөмкин, Идел аша паром эшли. Свияжск – Чабаксар, Свияжск – Ормар, Свияжск – Козловка маршрутлары буенча автобуслар йөри.
Халык саны: 7500 кеше, шул исәптән руслар – 5117, татарлар – 2055, башка милләтләр – 328 кеше.
Шәһәр тибындагы бистә территориясендә:
-клуб тормышы үзәге;
-ике балалар бакчасы;
-ике урта мәктәп;
-амбулатория
“Нижневязовской жилкомсервис” МУП;
-чиркәү;
-мәчет;
-сәүдә һәм халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре;
-5нче җәзаларны үтәтү колониясе;
-почта бүлеге һәм саклык кассасы;
-газ хезмәте;
-икмәк кабул итү пункты;
-АТС;
-“Кызыл Шәрык-агро” ААҖның терлекчелек бүлеге;
- тегү цехы;
-“Пластполиком” ширкәте бар.
Шәһәр поселениесенең торак пунктлары исемлеге һәм административ үзәккә кадәрге ара:
-Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистә;
-Улитино авылы– 8 км;
-Рус Шырданы авылы – 6 км;
Кече Йорт авылы – 9 км.
Соңгы яңарту: 2016 елның 4 декабре, 09:23