Раифа авыл җирлеге Зеленодольск шәһәреннән 30 км ераклыкта урнашкан.
Авыл җирлеге үзәге: Бело-Безводный авылы
Оешу датасы: 1982 ел
Җирле үзидарә территориясе: 72, 66 кв. км
Халык саны: 1779 кеше, шуларның – руслар-1062 кеше, татарлар – 709 кеше, чувашлар – 66 кеше, башка милләт вәкилләре – 62 кеше.
Авыл җирлеге торак пунктлары:
- Бело-Безводный авылы
- Садовый бистәсе
- Раифа бистәсе
Раифа авыл җирлеге территориясендә түбәндәге оешмалар эшли:
- Раифа гомумбелем бирү мәктәбе 420 урынлык
- 100 урынлык “Елочка” балалар бакчасы
- Ике клуб учреждениесе: Раифа авылы мәдәният йорты һәм Садовый авыл клубы Ике китапханә
- Өч медицина учреждениесе: Раифа амбулаториясе һәм ике ФАП
- Тугыз сәүдә объекты
- Ябык типтагы 1нче Раифа авыл һөнәр училищесы
- “ Идел-Кама дәүләт тыюлыгы” ФДУ
- “Юллар һәм ясалма корылмалар” ширкәте
- “Раифа коммуналь челтәре” ширкәте
- Ике почта элемтәсе бүлеге
- РФ Саклык банкы бүлеге
Соңгы яңарту: 2026 елның 26 марты, 11:26