Васильево бистәсе тарихы

Васильево авылы 1693 елда Раифа вотчинасына кергән була. 1763 елда анда 118 кеше исәпләнә. Халык кырчылык, балыкчылык, умартачылык, балта эше, күмер җитештерү, тегүчелек, кәрҗиннәр үрү белән шөгыльләнә. 19 гасыр уртасына кадәр умартачылык бик көчле була, әмма урманнар киселә башлагач, моның белән шөгыльләнүче бик аз кала. 1861-62 елларда исәптә нибары 100 баш умарта була. Анда 10 пот бал җыеп алына.

19 гасырда халык саны арта башлый: 76 хуҗалыкта 310 ир, 369 хатын-кыз исәпләнә; 1879 елда – 150 хуҗалык, аерым ызбалар – 17, 334 ир, 426 хатын кыз, училище, ике җил тегермәне, ашау-эчү урыны төзелә.
Икътисади үсеш 20 гасыр башына туры килә, бу 1893 елда тимер юл салынып, шунда сәнәгать үсә башлау белән бәйле. Әмма халык саны кими. 1897 елдагы халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, Васильевода 496 ир кеше, 485 хатын-кыз яши. 1903 елның 1 гыйнварына – 416 ир, 399 хатын кыз яши, 269 хуҗалык, 1738 дисәтинә җир, урядник, стражник квартирлары, шәраб кибете, трактир, ике сыра лавкасы, җил тегермәне, 7 сөт лавкасы, Богдановның пыяла фабрикасы, телефон, тимер юл кечкенә станцияләре була. 1875 елда 39 укучылык земство мәктәбе ачыла. 1893 елның маенда Васильево авылы янындагы тимер юл тирәсендәге җир участоклары (хәзерге “Васильевский” шифаханәсе территориясе) сатыла. Җәй көне дачаларда сәүдәгәрләр яши. 1894 елда дача комитеты эшли башлый, дачалар төзелеше исә 1895 елда башлана. Дачалар чыгымы елдан-ел арта: болар – җәмәгать су коену урыныннан файдалану, бистәне яктырту, көтүче, каравылчы тоту, почта китерү (1897 елдан аны иртәнге поезд белән китерәләр), төрле чаралар уздырыла торган урыннарны төзекләндерү өчен. 1872 елда Васильевода беренче таш чиркәү салына.
1928 елда бистәдә 300 йорт, 1 амбулатория, башлангыч мәктәп, 200-300 кешелек ял йорты, пыяла заводы була. 1926 елдан агач заводы эшли.

1953 елга – 1257 хуҗалык, “Новый мир”, “Жилкооперация” , “Леваневский”, “Лесокомбинат” микрорайоннары үсеп чыга. Биредә участок дәваханәсе, агач комбинатының участок дәваханәсе, амбулатория, 2 сәламәтлек саклау пункты, 2 бала тудыру йорты, 2 даруханә, 2 хатын-кыз һәм балалар консультациясе, 2 балалар сөт кухнясы, 4 балалар бакчасы, 2 балалар яслесе, малярия станциясе, урта мәктәп, башлангыч мәктәп, сигез еллык мәктәп, эшче яшьләр мәктәбе, 500 укучыга исәпләнгән урман хуҗалыгы техникумы, 9 китапханә, 3 клуб, 4 кино күрсәтү корылмасы, китап ларегы эшли.

Васильево бистәсе Советы 1930 елда эшли башлый һәм Татарстан АССРның Юдино районына карый. 1958 елның декабрендә ТАССР Министрлар Советы районнарны һәм авыл Советларын эреләндерә башлагач, Юдино районы Зеленодол районы белән берләштерелә һәм бистә Советы Зеленодол районына карый башлый.

Депутатлар корпусы Васильевода 1930 елда оеша һәм анда бер депутат була, 1935тән алып 1963 елга кадәр – 35, 1990дан 100 депутат исәпләнә. 1990нан алып 1995 елга кадәр – 35, 1995 елдан 2005 елга кадәр – 17, 2005 елдан Васильево шәһәр тибындагы бистә Советында 15 депутат исәпләнә.

Бөек Ватан сугышы елларында бистәдә 2 госпиталь (2нче урта мәктәптә һәм “Васильевский” шифаханәсендә) эшли. 1975 елда яралардан үлгән солдатлар зиратында вафат булган солдатлар истәлегенә монумент куела.
Бистәдә 3 Советлар Союзы Герое яшәде: Волостнов Н.Д., Соболев И.Л., Бендиков В.П.

Бистәнең горурлыгы – якташыбыз рәссам Константин Васильев. Аның музей-йорты бистәдә 1996 елның гыйнварыннан бирле эшли.


Соңгы яңарту: 2015 елның 9 апреле, 18:52

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International