ГТО нормаларын – гаилә белән

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Яшел Үзәннең «ГТОны – гаилә белән» ярышлары район мәктәпләренең спорт белән ныклап шөгыльләнүче гаиләләрне җыйды.

Кызу ярышларда  беренче урынны Фәхретдиновлар гаиләсе (3нче гимназия) алды. Калган ике урынны шуңа ярашлы рәвештә Сушниковлар  (Обсерватория мәктәбе) һәм Солдаткиннар (15нче мәктәп) гаиләсе алды.

Ярышларда укучылар әти-әниләре белән берлектә озынлыкка сикерү, гомуми физик әзерлек, пневматик винтовкадан ату һәм спортның башка төрләре буенча ГТО нормалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International