Иртәгә, 9 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан республикада яшәүчеләр ял итәчәк.
(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бүген, 8 майда, Татарстан халкын кыска эш көне көтә. Иртәгә, 9 май - Җиңү бәйрәме уңаеннан республикада яшәүчеләр ял итәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте.
«РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә, 9 май – Җиңү көне – эш көне булмаган бәйрәм көн санала. РФ Хезмәт кодексының 95нче маддәсе буенча, бәйрәм алдыннан эш көне яки смена вакыты бер сәгатькә кыскара», - диелә хәбәрдә.
Шул рәвешле, республикада яшәүчеләрне дүрт көнлек эш атнасы көтә. 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскарак булачак. Гомумән алганда, 2018 елда татарстанлылар 122 көн ял итәчәк.