Якташыбызны “Ак чәчәкләр -  Ел табибы - 2018 республика конкурсында яклыйк

2018 елның 24 мае, пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында “Ак чәчәкләр – Ел табибы -2018” республика конкурсы старт алды.  Яшел Үзәнлеләрне тавыш бирү юлы белән  якташыбыз Галина  Балашованы якларга чакырабыз.

Галина Балашова 58 елдан артык врач-невролог  булып эшли, югары категориягә ия.  ЯҮМР сәламәтлек системасында ул неврология хезмәтенең башлангычында торды. Аның халык сәламәтлегенә керткән өлеше бик күп  югары бүләкләр белән бәяләнә.

Шунысын әйтергә кирәк, “Ак чәчәкләр – Ел табибы -2018” конкурсы җиңүчесе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы кашындагы Иҗтимагый совет тарафыннан билгеләнә, әмма  интернет аша тавыш бирү дә зур роль уйный.  

Шуңа күрә кеhttp://minzdrav.tatarstan.ru/rus/golosovanie-2776097.htm?action=passed сылтамасы аша яки министрлыкның рәсми сайтындагы  конкурслар бүлегендә тавыш бирүегезне үтенәбез. Тавыш бирү 6 июньгә, 18 сәгатькә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International