Балаларны яклау көненә багышланган сабан туе, көн салкын булганлыктан, мәктәп бинасында узды. Рәхәтләнеп төрле уеннарда уйнадык, күңел ачтык.
Балаларга бәйрәм уздырырыга матди ярдәм күрсәткән авыл халкына, әти-әниләргә, мәктәп коллективына, шәхси эшмәкәрләр Эльвира Мозаффаровага, Рания Галиевага, Рәдиф Гыйззәтуллинга зур рәхмәтебезне белдерәбез. Һәр баланың бәхетле булырга хакы бар. Безнең ул-кызларыбызның да балачагы күңелле узсын иде.