Васильево башлыгы Лилия Дашевская эшеннән китте

2018 елның 11 июле, чәршәмбе

Җирле Совет сессиясендә депутатлар бистә башлыгы Лилия Дашевскаяның вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату карарын бертавыштан яклап чыкты.

Лилия Дашевская бистә башлыгы постына 2017 елның декабрендә куелган  иде. Әмма Васильево бистәсенең соңгы сессиясендә аның үз теләге белән отставкага китүе турындагы гаризасы нигезендә вакытыннан алда вәкаләтләрен туктату турында карар проекты  чыгарылды.

Лилия Витальевна  бистә депутатларына һәм предприятиеләр җитәкчеләренә ярдәмнәре һәм уңышлы хезмәттәшлекләре өчен рәхмәтен җиткерде.

Экс-башлык вакытыннан алда отставкага китүенең сәбәбе нәрсәдә? Бу турыда сез  җомга саныннан укып белә аласыз. Газетаны өегезгә яздырып укыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International