WorldSkills Russia чемпионаты финалында катнашу хокукы өчен 140 татарстанлы көч сынашачак

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Сайлап алу ярышларында республика исеменнән конкурсантлар, экспертлар һәм тим-лидерлар чыгыш ясаячак.

 Эшче һөнәрләр буенча "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалында катнашу хокукына ия булу өчен Татарстаннан 140 конкурсант көч сынашачак.

Яшь профессионаллар финал ярышларында республиканы 70 "ВорлдСкиллс" компетенциясендә һәм 45 "ВорлдСкиллс юниорлар" компетенциясендә тәкъдим итәчәк.

Моннан тыш, WorldSkills Russia чемпионатында Татарстаннан 115 эксперт һәм 15 тим-лидер катнашыр дип планлаштырыла.

"Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) VII илкүләм чемпионаты финалына сайлап алу ярышлары 2019 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр Россия Федерациясенең 21 субъектында 79 "ВорлдСкиллс" компетенциясе, 59 "ВорлдСкиллс юниорлар" компетенциясе һәм 5 "Зирәкләр осталыгы 50+" компетенциясе буенча уза.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/10/184197/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International