Яшел Үзән районындагы авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм ике пассажиры имгәнгән

2019 елның 22 апреле, дүшәмбе

Юл-транспорт һәлакәте Новопольский бистәсе янында булган.

Татарстанның Яшел Үзән районында йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешеп, өч кеше зыян күргән. Бу хакта аварияне күрүчеләр хәбәр итте.

«Ике автомобиль дә Казаннан Яшел Үзән ягына таба хәрәкәт иткән. Новопольский бистәсе янында 14нче модельле «Лада» автомобиле «КАМАЗ» белән бәрелешкән», - дип сөйләде алар.

 

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган кадрлардан күренгәнчә, юл һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел автомобильгә җитди зыян килгән, шофер машинада кысылып калган. Ир-атны коткаручылар ярдәмендә салоннан чыгарганнар.

Авариядә җиңел автомобильнең йөртүчесе һәм ике пассажиры зыян күргән. Белгечләр юл һәлакәтенең сәбәпләрен ачыклый.

Чыганак - «Татар-информ»

Фото: очевидцы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International