TIMERMAN чараларына рәхим итегез

2019 елның 14 июне, җомга

Якшәмбе, 16 июньдә, «Маяк» спорт комп­лексы территориясендә TIMERMAN спорт чаралары сериясе кысаларында йөгерү оештырыла.

Анда һәр теләгән кеше катнаша ала. Дистанция аралыгы 600 м (балалар өчен), 3, 10,  һәм 21,1 чакрым тәшкил итә. Йөгереш расписаниясе түбәндәгечә:
08.30 сәгатьтә – стартка балалар чыга, 09.00 – 3 чакрымга, 10.00 – 21.1 чакрымга, 10.20 – 10 чакрымга, 13.00 – финишны ябу.

Төгәлрәк мәгълүматны https://timerman.org/events/zel-trail-2019/ сайтында белергә һәм катнашу өчен теркәлергә була.

Марат Хәялетдинов фотосы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International