һәр депутат үзенчә ярдәм итә

2019 елның 13 июле, шимбә

ТР Дәүләт Советы депутатлары Татарстан социаль оешмаларга ярдәм итү өчен 100 млн сум җәлеп иткән.

Республика парламенты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Римма Ратникова ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган 65 оешманың (СОНКО) патронаж буенча биш еллык эшчәнлеге турында хисап тотты. Парламентарийлар, гомуми суммасы 100 млн. сумнан артык тәшкил иткән төрле хәйрия проектларын тормышка ашырган.  
Татарстан Дәүләт Советы эшчәнлегендә традициягә кергән практикаларның берсе – картлар һәм балалар өчен интернат-йортлар, психоневрологик интернатлар, социаль приютлар, коррекцияле мәктәпләр кебек социаль оешмаларны шефлыкка алу. 2014 елның ноябрендә, V чакырылыш Дәүләт Советының эше башында ук, республика парламенты Президиумы, һәрбер депутат конкрет учреждениегә беркетелергә һәм күзәтү яки попечительлек советы составына керергә тиешлеге турында карар кабул иткән иде.
– Мондый практика элек тә бар иде, әмма депутатлар ТР Социаль хезмәт күрсәтү министрлыгы ведомствосында булган  СОНКОны гына күз алдында тотты, – дип аңлатты Римма Ратникова. – 2014 елда депутатлар республика Cәламәтлек саклау һәм мәгариф министрлыгы системасына караган учреждениеләрне дә патронажга алды. Хәзер гомуми учреждениеләр саны 65кә җитте.   
Биш ел эчендә, депутатлар ярдәме белән, күп кенә учреждениеләрдә ремонт ясалды, территорияләре төзекләндерелде. Депутатлар, шулай ук, инвентарьлар һәм җиһазлар, көнкүреш техникалары сатып алырга да булышты. Бу гамәлләр карамактагыларның, шул исәптән, ветераннар һәм ятим балаларның яшәү шартларын яхшыртты. «Бердәм Россия»фракциясенә кергән хатын-кызлар берләшмәсе «Мәрхәмәт – Милосердие», 2015-2016 елларда «Безнең ветеран»проектын оештырды һәм ул ветераннар яшәгән 17 интернат-йортларын төзекләндерү өчен 20 млн. сумга якын хәйрия чаралары җыюга иреште. Бердәм россияле депутатларның инициативасы «Сможем вместе» ярдәмендә 53 млн. сум җыеп, тагын 17 ятим балалар приютын төзекләндереп матурлауга иреште. 
– Депутатлар, социаль юнәлешле оешмаларга гомуми суммасы 100 миллионнан артык ярдәм җәлеп итүгә иреште, – дип хәбәр итте Римма Ратникова. 
 Хисап доклады буенча фикер алышып нәтиҗә ясаганда, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, финанс яктан нинди күләмле проектны тормышка ашыруына карамастан, һәр депутат ярдәменең мөһимлеген билгеләде:
– Кайсыдыр депутатның иганә итәрлек яки хәйрия фондының чараларын җәлеп итәрлек мөмкинлеге бар, ә кемнеңдер – юк. Әмма ул вакытын һәм көчен ветераннар өчен истәлекле иҗат кичәсе оештыруга, балаларны Алабугага, Болгарга яки Зөя утравына экскурсиягә алып барыруга багышларга әзер. Өченче депутат олы яшьтәгеләрне республика газеталарына яздыра һәм кешеләр аңа моның өчен рәхмәтле. Беренче карашка, һәркемнең ярдәме аерылып тора. Әмма, чынлыкта иң әһәмиятле ярдәм ул – кешеләргә игътибарлы булу. Һәм безгә бу эшне Дәүләт Советының яңа чакырылышында да дәвам итү бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International