Эксперт: Россиялеләр Конституциядәге төзәтмәләргә битараф түгел

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Гражданнарның якынча 70% ы алда торган тавыш бирүдә катнашырга планлаштыра.

Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр буенча тавыш бирү халыкның ихтыярын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк, чөнки сайлау участокларына ил гражданнарының күпчелек өлеше килергә җыена. Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, Кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы белән шундый фикерен уртаклашты.

"ВЦИОМның 12 мартта узган сораштыруы нигезендә, 45 процент халык сайлау участокларына килергә карар кылган, тагын 24 проценты, бәлки килербез, дип җавап биргән. Гражданнар төзәтмәләргә битараф түгел һәм тавыш бирүдә катнашырга әзер", - дип билгеләде Брод.

Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүне җәмәгать палаталары әгъзалары, сәяси партияләр, иҗтимагый оешмалар вәкилләре күзәтәчәк. Участокларда журналистлар катнаша алачак, шулай ук, видеокүзәтү куллану да хуплана. Мәгълүматларны фальсификацияләү өчен җинаять һәм административ җаваплылык каралган, дип искәртте эксперт.

Исегезгә төшерәбез, Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү көне 22 апрельгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International