Коронавирус пандемиясе илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасына үзгәрешләр кертте.
Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процедурасы Covid-19 коронавирусы пандемиясе шартларында гражданнарның иминлеге өчен кирәкле үзгәрешләр кичерәчәк. Төбәк сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим иттеләр, дип сөйләде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Россия хокук яклаучысы һәм җәмәгать эшлеклесе, кеше хокуклары буенча совет әгъзасы Александр Брод.
“Илебездә йоклап ятмыйлар: вакытыннан алда тавыш бирү өч көннән җиде көнгә кадәр арта, “Мобиль сайлаучы” программасы , җитди сәбәп булган кешеләр өчен өйдә тавыш бирү, Мәскәүдә электрон тавыш бирү кулланылачак. Региональ сайлау комиссияләренә медицина битлекләрен һәм дезинфекция чараларын сатып алырга тәкъдим ителде", - дип билгеләп үтте эксперт.
Дөньяның башка илләрендә тавыш бирү, катлауландырылган эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, план буенча уза: 29 февральдә Словакиядә парламент сайлаулары узды, 2 мартта - Израильдә парламент сайлаулары, 15 мартта - Франциядә муниципаль сайлауларның беренче этабы булды.
"Дөньяда сайлау процессларының тулы параличы турында сөйләргә ярамый. Әйтик, Франциядә күптән түгел булган муниципаль сайлауларда кирәкле саклану чаралары күрелде: сайлаучыларга медицина битлекләре, авторучкаларныны эшкәртү өчен бактерияләргә каршы салфеткалар бирелде, - дип ассызыклады Александр Брод.