Михаил Афанасьев күперне яңарту турында : "Халык өчен максималь уңайлы булган маршрут челтәрен калдырабыз"

2020 елның 2 апреле, пәнҗешәмбе

Автомобиль күпере биредә 21 марттан ябык. Аны тулысынча сүтеп, реконструкцияләячәкләр. Эшләрне тәмамлауның якынча срогы - 2022 ел.

Ремонтка бәйле рәвештә 1нче номерлы автобус маршрутына үзгәрешләр кертелде. Асылда, аны икегә бүлделәр. Бер автобус базардан күпер янындагы "Пост Волга" тукталышына кадәр, икенче якта "Горгаз" тукталышыннан тимер юл вокзалы районына һәм "Мирный" автовокзалына кадәр йөри. Мондый схема уңайлымы, юкмы, вакыт күрсәтер.

- Вәзгыятьне гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм социаль челтәрләрдәге халык фикере буенча мониторлаштырырбыз. Гомумән алганда, ситуацияне күзәтәчәкбез. Кирәк булса, үзгәрешләр кертербез. Нәтиҗәдә, без халык өчен уңайлы булган маршрут челтәрен калдырачакбыз, - дип аңлатты район җитәкчесе Михаил Афанасьев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International