"Зеленодольск муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" МУ

 

"Зеленодольск муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы" МУ

 «Зеленодольск мцниципальрайонының жир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы” муниципаль учреждениесе ( алга таба – Палата) 2003 елның 6 октябрендә кабул ителгән “ РФдә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 1312нче ФЗ федераль законы, 2004 елның 27 июлендә кабул ителгән “ Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” 45нче ЗРТ Татарстан Республикасы законы, “Зеленодольск муниципаль районы” муниципаль берәмлек Уставына ярашлы рәвештә оештырылды.


Палата Зеленодольск муниципаль районының даими эшләүче җирле үзидарә органы булып тора һәм муниципаль милек белән идарә итү буенча вәкаләтләрне тормышка ашыра.

Палатаның урнашкан урыны ( юридик адресы): 422540, Татарстан Республикасы, Зеленодольск шәһәре, Комсомольская урамы, 2нче йорт.

Палатаның төп бурычлары:
1. Муниципальмилектән файдаланганда максималь нәтиҗәгә ирешүне һәм табышны тәэмин итү;
2. Күчемле һәм күчемсез муниципаль милекне файдаланганда даими контрольне тәэмин итү.

Палатаның төп функцияләре

Төп бурычларны хәл иткәндә, Палата үз компетенциясендә түбәндәге функцияләрне үти:
1.
-Зеленодольск мунципаль районы милке белән идарә иткәндә стратегияне билгеләүдә катнаша;
-муниципаль милек составын һәм структурасын оптимизацияләү буенча чаралар үткәрүдә катнаша;
- муниципаль милек һәм җирне рациональ файдалану,җир һәм милек мәсьәләләрен көйләү белән бәйле муниципаль программалар эшләгәндә катнаша;
2. Зеленодольск муниципаль районы Советы урнаштырган тәртиптә муниципаль милек белән идарә итүне тәэмин итә;
3. Муниципаль милек реестрын һәм муниципаль җир реестрын алып бара;
4. Гамәлдәге законнарга ярашлы рәвештә муниципаль милекне, шул исәптән җир участокларын да федераль милеккә, Татарстан Республика милкенә, башка муниципаль берәмлекләр милкенә һәм милекнең башка формаларына тапшыруны тәэмин итә;
5. Җир участокларын, милек формасының нинди булуына карамастан, гражданнарга һәм юридик затларга тапшыруны тэәмин итә;

 
 Урнашкан урыны ( юридик адресы):

422540, Татарстан Республикасы, Зеленодольск шәһәре, Ленин урамы, 38нче йорт.

“Зеленодольск муниципаль районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы” муниципаль учреждениесе җитәкчесе
Гусев Николай Валентинович 4-21-07.


Гражданнарны кабул итү:

кабул итү көне – сишәмбе,
кабул итү сәгатьләре: 13.00-17.00

Эш режимы: 8.00-17.00, көндезге ял 12.00-13.00
Кабул итү көннәре: сишәмбе
 
 
E-mail :                        palataizo@yandex.ru

Телефон:                    (84371) 4–21–07
Факс:                          (84371) 4–21–07

 

Структура

Список телефонов МУ «Палата имущественных и земельных отношений ЗМР»

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International