Бүген “Авангард” спорт комплексында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан традицион хәрби җыр смотры узды.
Финалда шәһәр һәм Норлат, Осиново, Васильево мәктәбе укучылары, шулай ук Казан танк училищесы курсантлары күрсәтмә чыгышлары белән катнашты. Укучыларның чыгышларын карарга хәрби комиссар Рамил Батыршин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Рәйсә Афанасьева, шәһәрнең ветераннар Советы рәисе Тәлгать Гыйззәтуллин да килгән иде. Егет-кызларны Үзәк хәрби округ штабы инспекторы, генерал-майор Юрий Королев та сәламләде. Бәйге җиңүчеләре 9 майда узачак парадта катнашачак.