Республика Президенты районнар башлыклары алдына чикләүләр режимын йомшарту шартларында халыкның иминлеген тәэмин итү бурычын куйды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ВКС режимында районнар башлыклары белән киңәшмә үткәрде. Бүгенге көндә Татарстанның 90% предприятиесе теге яки бу дәрәҗәдә инде эшли. Алар тарафыннан санитар-эпидемиологик нормаларны үтәү практикасы, кешеләрнең куркынычсызлыгын дөрес оештырганда, эшне яңартырга мөмкин булуын күрсәтте.
Президент ассызыклаганча, бу эш 6 майда Россия Президенты Владимир Путинның икътисадны торгызу өлешендә яңгыраткан бурычлар кысаларында алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов битлек режимын саклауның мөһимлеген аерым билгеләп үтте. Халык күп җыелган урыннарда: кибетләр, җәмәгать транспортларында битлек һәм перчаткалар киеп йөрү мәҗбүри. "Үзеңне генә түгел, тирә-яктагы кешеләрне дә сакларга кирәк".