Сәүдә нокталарында һәм җәмәгать урыннарында битлек һәм перчатка кию мәҗбүри

2020 елның 12 мае, сишәмбе

«Бүгенге көндә тормышыбызның аерылгысыз атрибутлары – битлек, перчатка һәм дистанция”, - диде Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева.

Өйдән чыкканда Татарстан халкына битлек (респиратор яисә бәйләвеч) һәм перчаткалар кию мәҗбүри. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.

«Сәүдә объектларында һәм җәмәгать транспортында битлектән тыш, мәҗбүри рәвештә перчаткалар да киеп йөрү мөһим. Битлек, перчаткалар һәм дистанция — хәзерге вакытта тормышыбызның аерылгысыз өлеше», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстанда май бәйрәмнәреннән соң өйдән чыгу өчен смс-пропуск алырга кирәк булмый, дип хәбәр иткән идек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International