Kazan Digital Week халыкара форумы Татарстанда узачак

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Чараның төп идеясе – белгечләрнең читтән торып аралашу форматында максималь фәнни һәм икътисадый нәтиҗәгә ирешүе. 21-24 сентябрьдә Татарстанда Kazan Digital Wek 2020 халыкара форумы узачак.

Аны Россия Хөкүмәте ярдәмендә республика Министрлар Кабинеты оештыра. Чараның төп идеясе – ерактан торып аралашу форматында белгечләр аралашуының максималь фәнни һәм икътисадый эффектына ирешү. Форум программасы панель дискуссияләрен һәм түгәрәк өстәлләрне үз эченә алачак.

Җитештерү һәм лабораторияләр буенча техник турлар, Казан буенча экскурсия, Digital Superhero хакатоннары җәйге сериясенең финалы, пилотсыз автомобильләрнең гамәлдәге үрнәкләре күргәзмәсе каралган.

Kazan Digital Week тематик юнәлешләре арасында - интеллектуаль транспорт системалары һәм ситуацион үзәкләр (ЭРТИКО ассоциациясе - Европа һәм "Милли телематик системалар" концерны ярдәмендә), яңа вакыттагы киберкуркынычсызлык, бизнеска интеграцияләнгән финанс технологияләре һәм инновацияләр экосистемасы. Форумны оештыручылар Көнчыгыш Европа һәм Азия илләрендә санлы интеллектуаль технологияләрне үстерү һәм гамәлгә кертү перспективалары белән кызыксынучылар, шул исәптән, Россиядә дә, Татарстанны да кертеп, катнашырга чакыра.

Вакыйга, теркәлү шартлары, катнашу һәм материалларны бастыру турында тулы мәгълүмат, шулай ук, аудио һәм видеоконтентның һәркем файдалана алырлык модельләре kazandigitalweek.ru һәм kazandigitalweek.com сайтларында тәкъдим ителгән. Kazan Digital

Week 2020 халыкара форумы интеллектуаль транспорт системалары буенча I Үзәк-Көнчыгыш конгрессын әзерләү өчен булдырылган оештыру комитеты тарафыннан уздырыла. Covid-19 коронавирсының пандемиясе шартларында конгрессны 2022 елга күчерү карары кабул ителде.

Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/kazan-digital-week-khalykara-forumy-tatarstanda-uzachak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International