Дуңгызларда Африка чумасы: өйрәнүләр узды, була гына күрмәсен

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча идарәсе башлыгы Вячеслав Долганов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Таһир Җиһаншин, Яшел Үзән районы Дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Физзәт Фәхретдинов җитәкчелегендә, республика территориясенә дуңгызларда Африка чумасының үтеп керүенә һәм таралуына юл куймау буенча, республика штабы карары нигезендә, өйрәнү узды.

 

Ул Әйшә авыл җирлегенең Кызыл Яр авылында Масленниковның шәхси ярдәмчел хуҗалыгы территориясендә үткәрелде. Районның ветеринария хезмәте махсус техника һәм җиһазлар белән эпизоотиягә каршы отряд оештырды. Төркемнәрнең шәхси составы: ветеринария разведкасы, читләштерү, утильләштерү, дезинфекция, үткәрү режимын тәэмин итү, кыргый хайваннар санын көйләү, дуңгызларда Африка чумасы чыганагын ачыклаганда нишләргә кирәклеге турында белемнәрен ныгытты һәм күнекмәләр эшләде. Күнегүләрдә барлыгы 22 кеше һәм 5 берәмлек техника җәлеп ителде.

Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/dugyzlarda-afrika-chumasy-yrnlr-uzdy-bula-gyna-krmsen

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International