Моннан берничә көн элек Яшел Үзән районының рәсми аккаунтына хәбәр килде: Төзүчеләр проспекты буенча 18нче йорт янында машина кую һәм үтәли чыгу юлларын япканнар. Баганалар һәм трос куйганнар. Мәгълүмат районның Административ-техник инспекциясенә тапшырылды.
- Еш кына шулай була бит, күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең машина кую урыннарын саклау теләге туа, ә моңа рөхсәт бирүче документлар юк. Милекчеләр җыелышын берәү дә үткәрмәгән, протокол төзелмәгән. Шуңа күрә безнең тикшерү нәтиҗәсе гади һәм аңлаешлы: законсыз куелган чикләүләр юк ителде, - дип шәрехләде вәзгыятьне ЯҮМР АТИ җитәкчесе Ольга Абросимова.
Бүгенге көндә территориядән трос һәм баганалар алынды.