Яшел Үзәндә “Көзге каникуллар” дигән профилактик чара старт ала

2020 елның 28 октябре, чәршәмбе

Ул 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр бөтен Татарстан буйлап узачак.
Чара балалар катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлтелгән.

2020 елның 9 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 345 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 6 бала үлгән һәм 367 кеше җәрәхәтләнгән. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән бәйле вәзгыятьнең кискенләшүе сәбәпле, балалар күпләп җыела торган урыннарда балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуларны профилактикалау чаралары узачак.

ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл йөрү кагыйдәләренең таләпләрен санга сукмаучы кечкенә җәяүлеләр дә игътибарсыз калмаячак. Хокук бозулар турында мәгълүмат алга таба профилактик эш алып бару өчен уку урынына тапшырылачак.

Шулай ук, мәгариф оешмаларында полиция хезмәткәрләре укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Көннәр кыскара һәм уңайсыз һава шартларында, ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Җәяүлеләргә һәм велосипедчыларга яктылык кайтаргыч элементларны кулланырга киңәш итәләр.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча матбугат хезмәте материаллары буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International