"Алтын" жюри күңелен яулады

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы уздыра торган «Барсик» Бөтенроссия балалар иҗаты фестивале узды.

 

Осиново авылы Мәдәният йорты базасында шөгыльләнә торган "Алтын" халык ансамбле иң якты катнашучыларның берсе булды. Ансамбльгә йөрүче 93 бала жюри карамагына 4 хореографик композиция тәкъдим итте: Кытай һәм Чыган биюләре, «Кантри» ковбой биюе һәм стильләштерелгән «Кояш нурлары» татар биюе.

Конкурс йомгаклары буенча ансамбль II дәрәҗә Лауреат, ике тапкыр III дәрәҗә Лауреат һәм I дәрәҗә Дипломант исеменә лаек булды.
Афәрин! Алда да шундый уңышлар көтсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International