Яшел Үзән чемпионнары

2020 елның 12 ноябре, пәнҗешәмбе

Горький исемендәге мәдәният үзәге «Карате» спорт клубы тәрбияләнүчеләре Россия чемпионаты һәм беренчелегеннән медальләр белән кайтты.

Ярышлар ноябрь башында Тольяттида узды. Ике төр (кумитэ + ката) арасында беренче урынны Арсений Шульженко алды, моннан тыш, ул пьедесталның югары баскычына аерым кумитэ буенча да күтәрелде.
Шул ук дисциплинада алтын медальне тагын бер Яшел Үзән спортчысы Яна Галиуллина яулады. Аның арсеналында, шулай ук, катада "бронза".

Балаларны лаеклы нәтиҗә белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International