Авыл хуҗалыгында эшләүнең озак стажы өчен 40 меңнән артык татарстанлы өстәмә акча ала

2026 елның 3 апреле, җомга

2026 елда Татарстан Республикасында мондый түләүне 40 515 кеше ала. Өстәмә түләүләр картлык яки инвалидлык буенча хезмәт пенсиясенә кертелгән фиксцияләнгән түләүнең 25% ын тәшкил итә. Әлеге өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктә пенсия белән тәэмин итүнең уртача күләме 29 184,98 сумга җитә.

          Авыл хуҗалыгында 30 һәм аннан да күбрәк еллар эшләгән һәм авыл җирендә яшәвен дәвам иткән эшләмәүче пенсионерлар пенсиянең югары күләменә хокуклы. Бу өстәмәләр иминият пенсиясен билгеләгәндә автомат рәвештә рәсмиләштерелә һәм өстәмә белешмәләр таләп итми. Хәтта пенсионер соңрак шәһәргә күчсә дә, авыл стажы өчен өстәмә түләү хокукы саклана.

         «Өстәмә түләүгә хокукны авыл хуҗалыгында Россия Федерациясе Хөкүмәте исемлегенә кертелгән вазыйфаларда эшләүчеләр ала. Исемлеккә 500дән артык һөнәр керә: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, ветеринария табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар», - дип билгеләде Россия Софиаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин. 

         Социаль ярдәм, түләүләр һәм хезмәт күрсәтү чаралары турында тулы һәм дөрес мәгълүматны Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники һәм Телеграм рәсми аккаунтларда табарга була. Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар  8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International