Дамир Фәттахов Яшел Үзәнгә килде

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Яшел Үзәндә Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов булды.

Ул "Чайка" лагерен реконструкцияләүне карады. Аның ачылышы киләсе җәйгә планлаштырыла. Министр шулай ук,  "Порт" яшьләр үзәгендге капиталь ремонт барышы белән танышты.  Биредә эшләр финиш юлына чыкты. Министр дизайнерларның креативлыгын һәм үзәкнең күп кенә кызыклы киңлекләрен бәяләде.

"Порт" яшьләр үзәген ачу быелның декабрь уртасына планлаштырылган.
Бу хакта район советы матбугат хезмәте хәбәр итә. Фотолар өчен рәхмәт.

Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/damir-fttakhov-yashel-zng-kilde

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International