Яшел Үзән урманчылыгының урман остасы Айдар Исламов җитәкчелегендә Осиново авылында Карпов исемендәге лицей укучылары мәктәп территориясендә кошлар җимлекләре элделәр.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, балалар “Яшел утрау” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Кышын кошларны ашатыгыз» экологик акциясе дәвам итә. Аның максаты - балаларның һәм өлкәннәрнең кышлаучы кошларга игътибарын җәлеп итү, алар өчен кышлау чорын җиңеләйтү, шулай ук халыкның экологик активлыгы дәрәҗәсен күтәрү.
Тулырак: http://yashel-uzan.ru/news/yash%D3%99esh/yashel-zn-rayonynda-kyshyn-koshlarny-ashatygyz-dign-ekologik-aktsiya-tkrelde